14 апрельдә КДМУда Ачык ишекләр көне узачак

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 14 апрелендә 10:00 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетында Ачык ишекләр көне узачак.

Университет җитәкчелеге мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары белән традицион очрашуда медицина университетында кабул итү һәм укыту кагыйдәләре белән бәйле барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. КДМУның ректоры А.С. Созинов, мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Л.М. Мөхәрәмова, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре С.А. Титова сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячаклар.

Үткәрү урыны: Казан шәһ., Бутлеров ур., 49 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International