Казан дәүләт консерваториясендә «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе узды

2019 елның 12 апреле, җомга

Казан дәүләт консерваториясендә «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе узды. Оештыручылар булып КФУ университет клиникасы белән берлектә Республика медицина профилактикасы үзәге чыгыш ясадылар.

Акциядә катнашучыларга йогышлы булмаган авырулар үсешенең куркыныч факторлары, авыруларның килеп чыгу сәбәпләре, профилактик чаралар, шул исәптән сәламәтлек үзәкләрендә һәм территориаль сырхауханәләрдә вакытында тикшерелү турында аңлатылды. Табиблар тәмәкедән һәм алкогольдән баш тарту, рациональ туклану турында, ничек тән массасы индексын дөрес санарга һәм артериаль кан басымын дөрес үлчәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International