Милли донор көне алдыннан 18 апрельдә Республика кан үзәгендә «Тормыш бәйрәме!» дигән донор акциясе узачак. Кан компонентларын кертүгә мохтаҗ кешеләр аякка баса алсын өчен килергә һәм донор булырга әзер булган Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең студентлары акциядә катнашачак.