Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе табибларының коллективы Мәскәүдә «Кеше һәм дару» XXVI конгрессының күргәзмә экспозициясе эшендә катнашты. «ТР ССМ РКХ» ДАССУнең стендына Оксана Михаил кызы Драпкина — Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече-терапевты, Россия Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, профессор, м.ф.д., РФ ССМ «Профилактик медицинаның милли медицина тикшеренү үзәге» ФДБУнең директоры килеп китте.