Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7494 тапкыр чыктылар

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7494 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1299 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 929 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 35 тапкыр. Бу ЮТҺдә 34 кеше зыян күрде, 15 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 14 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 62 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5776 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 47, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 180.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 188гә артты (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 4кә, янгыннар буенча – 5кә, бала табулар буенча – 4кә артты. Мөрәҗәгатьләр саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 13кә кимеде.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 181гә артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International