Кызамыктан вакциналау ясатырга кирәкме, өзлегүләре белән куркыныч булган әлеге чирдән ничек сакланырга һәм коллективлы иммунитет нәрсә ул икәнлеге турында Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең табиб-педиатры Зөлфия Хәйретдинова сөйләде.
– Соңгы вакытта кызамык эпидемиясе турында күп язалар һәм сөйлиләр. Чыннан да, хәзер авыруны йоктыруның куркынычы күбрәкме?
– Хәзер йоктыру куркынычы, чыннан да, югары – соңгы 10 ел белән чагыштырганда, югарырак. Бөтен Европа буенча кызамык белән авыручылар саны арта. Бүгенге көндә бу вируслы авыру Украинада, Грузиядә Албаниядә, Черногориядә, Грециядә, Румыниядә, Франциядә һәм башка илләрдә очрый. Хәзер имин булмаган эпидемия вәзгыяте булган Европага сәяхәт итүче гражданнарыбыз кызамыкны безгә кертә башладылар. Әгәр биш ел элек без Россия территориясендә кызамык бөтенләй диярлек юкка чыгарылган – аерым очраклар гына бар иде дип әйтсәк, хәзер алай дип әйтә алмыйбыз. Прививкалардан баш тартучылар күп булу һәм халыкның зур миграциясе белән бәйле рәвештә кызамык кире кайтты. 2019 ел башыннан бирле кызамык авыруы Россиянең берничә регионында теркәлгән. Мәскәүдә, Владимир өлкәсендә, Екатеринбургта һәм Санкт-Петербургта авыручылар аеруча күп. Узган елның көзендә Яр Чаллыда берничә бала кызамык белән авырды.