Европаның 28 иленнән 100 студент Казанга Европа студентлар-стоматологлар ассоциациясенең 63нче съездында (EDSA) катнашу өчен килде. 2019 елда EDSA Съезды Казанда гына түгел, Россиядә дә беренче тапкыр үткәрелә. Һәр Съездны үткәрү урынын сайлау катнашучылар арасында тавыш бирү юлы белән үткәрелә. Татарстан башкаласы ике тапкыр Конгресс мәйданчыгы буларак тәкъдим ителде һәм икенче тапкырда бу омтылыш уңыш белән тәмамланды: халыкара комиссиянең 18 әгъзасы бертавыштан Казан өчен тавыш бирде.