Казан медицина көллиятендә Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш курс студентлары арасында «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Республика һөнәри осталык конкурсы узды.
Конкурс урта медицина белеменең сыйфатын күтәрү, «Дәвалау эше» белгечлеген тәмамлаучыларның табибка кадәрге беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыруга мотивациясен арттыру максатларында уздырылды.
Дипломнар белән бүләкләнделәр:
I урын Әхмәтҗанова Лилия Рим кызы – «Әлмәт медицина көллияте» ДАҺББУ;
II урын Зубринина Александра Александр кызы – «Яшел Үзән медицина көллияте» ДАҺББУ;
III урын Патракова Алинә Сергей кызы – «Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺББУ.