Татарстан Республикасында 15 апрельдән башлап 24 апрельгә кадәр табигый чыганактан булган һәм сезонлы авыруларны профилактикалау буенча ункөнлек уза.
Республика территориясендә таралган табигый-чыганак йогышларына бөер синдромлы геморрагик бизгәк (БСГБ), талпан энцефалиты, туляремия, котыру авыруы керәләр.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк – тән температурасы, гомуми интоксикация, бөер, кан тамырлары һәм башка органнарның зарарлануы белән үтә торган авыр йогышлы авыру. Вак кимерүчеләр (җирән кыр тычканы, соры һәм кара күсе, соры кыр тычканнарының төрле төрләре) — аларның бүлендекләре йогыш чыганагы булып торалар. Кешеләр елның теләсә кайсы вакытында авырырга мөмкиннәр, әмма яз, җәй һәм көз көннәрендә авыру ешрак теркәлә.