19 апрельдә КФУның Университет клиникасында «Мәни бизенең трансуреталь энуклеациясе» дигән мастер-класс узачак. Күрсәтмә операцияләр МДУ Медицина фәнни-мәгариф үзәгенең әйдәүче фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре докторы Сорокин Николай Иван улы җитәкчелегендә узачак. Мастер-класс вакытында ике операция – мәни бизенең лазерлы энуклеациясе, шулай ук мәни бизенең биполяр энуклеациясе үткәреләчәк.
КФУ Университет клиникасының табиб-урологы Алиев Руслан Мөбариз улы «Мәни бизенең трансуреталь энуклеациясе» дигән доклад белән чыгыш ясаячак. Мәни бизенең трансуреталь энуклеациясе – мәни бизе авыруларын дәвалауда эндоскопик хирургиянең яңа ысулы.