ТР сәламәтлек саклау министры сәламәтлек саклауны оештыру һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген «Бердәм РОССИЯ» Партиясе Рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә зур эш башкарылды. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм министр урынбасары Фәридә Яркаева гражданнарны кабул иттеләр. Дарулар белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә язып алынды, эшкә кабул ителде, аларның кайберләре турыдан-туры кабул итү вакытында хәл ителде.

Моннан тыш, халык медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча кайбер тәкъдимнәр чыгарды. Шулай итеп, Казанда пульмонология үзәге булдыру тәкъдиме яңгырады. Министр билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәлә Татарстанның баш пульмонологы А.А. Визель белән бергә эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International