Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталендә учреждение хезмәткәрләре арасында хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүгә конкурс узды. Медиклар уен формасында алган белемнәрне кабатлау һәм актуальләштерү мөмкинлеге алдылар. Теория сорауларыннан тыш производствода зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча гамәли конкурс оештырылды.
Хезмәтне саклау буенча чаралар социаль яктан да, икътисади яктан да учреждение өчен бик мөһим. Алар икътисади актив халыкның сәламәтлеген һәм эшкә яраклылыгын мөмкин булган дәрәҗәдә тоталар, шулай ук производствода зыян күргәннәрне һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль яклауны гамәлгә ашыралар. Шулай ук хезмәтне саклау җитештерү эшчәнлеген башкарганда җәмгыять югалтуларын киметергә ярдәм итә.