Казанда дәүләт хакимияте органнары тарафыннан ачык приоритетларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2019 елның I кварталы йомгаклары буенча проектны гамәлгә ашыру барышына багышланган эксперт сессиясе узды. Очрашуга ведомство максатларын формалаштыруда катнашкан экспертлар һәм иҗтимагый совет әгъзалары, Иҗтимагый палата әгъзалары һәм профильле министрлыклар вәкилләре чакырылган иделәр.

Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, министрлык вәкилләре һәм иҗтимагый фикер экспертлары катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының 2019 елга максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты эшли башлады, анда катнашучыларның берсе Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булды. Киң җәмәгатьчелекне һәм эксперт берләшмәләрен җәлеп итеп, программа документларын исәпкә алып, 2019 елга ведомство эшенең төп приоритетлары һәм төп күрсәткечләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International