ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова «Ел менеджеры» конкурсында җиңде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры – 2018» дигән XXII Россия конкурсының җиңүчесе дип танылды.

Кичә Мәскәүдә РФА Галимнәре үзәк йортында идарә өлкәсендә ел саен үткәрелә торган II экспертлар форумы кысаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

«Ел менеджеры» конкурсы Халыкара менеджмент академиясе тарафыннан 1997 елдан бирле үткәрелә. Шул вакыт эчендә анда үз эшенең 10 меңнән артык профессионалы катнашты. Бу – чиновниклар да, шәхси эшмәкәрләр дә, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре дә. Конкурсның максаты – идарә итү нәтиҗәлелеген арттыру, иң уңышлы менеджер практикаларын билгеләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International