Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы булган пациентларны алып баруның үзенчәлекләре турында РКДҮдә фикер алышачаклар

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

25 майда РКДҮдә «Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы булган пациентларны алып бару үзенчәлекләре» дигән Республика районара семинар-киңәшмәсе булачак. Чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.

Семинарга неврологлар, физиотерапевтлар, дәвалау физик культурасы (ДФК) табиблары, ФТБ шәфкать туташлары, ДФК инструкторлары, логопедлар, психологлар чакырылалар. Чара барышында катнашучыларның коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу, бу тема буенча борчыган мәсьәләләр һәм проблемалар буенча фикер алышу мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International