Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Лилия Кадыйрова «Ел менеджеры – 2018» Россия конкурсының «Структур бүлекчәнең иң яхшы менеджеры» номинациясендә соңгы этабында җиңүче булды. Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдә дүшәмбе көнне Россия Фәннәр академиясенең Үзәк галимнәр йортында узды.
«Ел менеджеры» проекты Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы булышлыкларында тормышка ашырыла һәм Россия идарә корпусының элитасын ачыклау, нәтиҗәле җитәкчелекнең алдынгы тәҗрибәсен тарату, менеджерларның һөнәри осталыгын арттыру, идарә итүче кадрларны әзерләү системасын үстерүгә ярдәм итү, иң яхшы менеджерларның мәгълүматлар банкын формалаштыру кебек бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.