Казан шәһ. 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең баш табибы Резидә Мансурова «Ел менеджеры» XXII Россия конкурсында «Тармакта иң яхшы» номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчеләргә бүләкләрне РФА Галимнәрнең үзәк йортында идарә өлкәсендә ел саен үткәрелә торган II экспертлар форумы кысаларында тапшырдылар.
– Бу конкурс дәүләт-муниципаль сектор өлкәсендә иң уңышлы җитәкчеләрне ачыклый, алар, кагыйдә буларак, яхшы хәзерлеккә ия, идарә итү компетенцияләренең әзерлеген һәм югары дәрәҗәдә булуын күрсәтәләр; алдынгы тәҗрибәне тараталар һәм пропагандалыйлар; хакимият белән җәмгыять арасында элемтәне ныгытырга ярдәм итәләр; идарәче кадрлар резервын формалаштыруга ярдәм иттәләр, – дип билгеләп үтте конкурсның жюри рәисе Юрий Росляк.