Әлмәттә Бөтендөнья гемофилия көненә багышланган акция узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм медицина көллияте волонтерлары белән берлектә Әлмәт медицина профилактикасы үзәге  тарафыннан оештырылган, Бөтендөнья гемофилия көненә багышланган акция зур сәүдә үзәгендә узды. Шунда ук холестерин һәм глюкозга кан тапшыру, артериаль кан басымын үлчәү үткәргән «Сәламәтлек десанты» да узды. Ул шәһәрнең җәмәгать урыннарында, учреждениеләрдә яки предприятиеләрдә, авыл җирлекләрендә традицион рәвештә атна саен үткәрелә.

Медпрофилактика үзәге белгечләре халыкка ни өчен диспансерлаштыруны узарга кирәклеген аңлаттылар. Экспресс-алым буенча үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча һәр теләгән кеше табиб-терапевтның шәхси аңлатмаларын, шулай ук дөрес туклану, тиешле физик йөкләнешләр һәм уңай кәеф турында киңәшләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International