Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе Татарстан – Башкортостан Эшлекле бизнес-форумында чыгыш ясады

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Эшлекле форум Уфаның «Торатау» конгресс-холл мәйданчыгында Татарстан Республикасы көннәрен Башкортстанда үткәрү очрагы буенча чаралар комплексы кысаларында узды. Татарстан һәм Башкортстан сәнәгать потенциалының презентациясе белән профильле министрлыклар җитәкчеләре чыгыш ясады, ике регионның туристик мөмкинлекләре турында докладлар яңгырады. Башкортстан белән хезмәттәшлек перспективалары турында үз докладларында министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре хәбәр итте.

Татарстан – Башкортостан эшлекле бизнес-форумы кысаларында «Сәламәтлек саклау»түгәрәк өстәле узды. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре республиканың сәламәтлек саклау системасын тәкъдим иттеләр. Татарстан сәламәтлек саклавында IT-технологияләр турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәге директоры Ростислав Туишев сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International