«Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенда чит ил белгечләре катнашында мастер-класс узды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

«Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһ. медик-санитар частенда «Эндоваскуляр хирурглар өчен яңа буын стент-графтын урнаштыру буенча интервенцион күнекмәләр» дигән Республика мастер-классы узды. Чарада әйдәүче рентгенохирурглар һәм йөрәк-кан тамырлары хирурглары катнаштылар.

 2012 елдан башлап бу учреждениедә аорта аневризмасын эндоваскуляр коррекцияләү белән йөзгә якын операция үткәрелде. Билгеле булганча, фаталь кан агуы белән аорта стенкаларының өзелүе тормышка куркыныч янаучы халәт булып тора. Ел саен оператив тыкшынулар күләмнәре арта һәм технологияләр камилләштерелә, шул исәптән чит ил экспертлары катнашында да.

1955 елда туган пациентка залга трансляция белән операция Кытайдан чакырылган профессор (Пекин шәһ.), Йөрәк-кан тамырлары авыруларының Милли үзәгенең кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Чанг Шу катнашуы белән мультидисциплинар бригада тарафыннан уздырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International