Яр Чаллыда сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз конференциясе узды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы шәһәр оешмасының X отчет-сайлау конференциясе узды.

Утырышны Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы шәһәр оешмасы рәисе Любовь Ховрычева үткәрде. Конференциядә РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Гөлнар Хөснетдинова, Яр Чаллы шәһ. сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Альбина Шәйхетдинова, Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резеда Ришат кызы Мавзютова, шәһәр медицина оешмалары профсоюзы рәисләре һәм әгъзалары катнаштылар.

Утырышта профсоюз шәһәр комитетының эш йомгакларын ясадылар, сәламәтлек саклау оешмаларында яшьләр белән эшләү һәм остазлык буенча көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Икенче срокка Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы рәисе итеп бертавыштан Любовь Ховрычева сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International