Биектау ҮРХдә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирделәр

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләүне уздыру буенча Иҗтимагый совет әгъзалары О.Н. Морозова рәислегендә Биектау үзәк район хастаханәсендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирделәр.

Медицина оешмасына визит барышында Иҗтимагый совет әгъзалары һәркем өчен ачык булган мәгълүмат ресурсларында урнаштырылган медицина оешмасы эшчәнлеге турындагы мәгълүматның тулылыгын, инфоматлар аша медицина оешмасына мөрәҗәгать иткәндә табибка язылу үтемлелеген, санитария-гигиена бүлмәләре булуны һәм аларның һәркем өчен ачык булуын бәяләделәр. Медицина оешмасы янындагы территориянең һәм оешма бүлмәләренең инвалидлар өчен уңайлы булуын исәпкә алып, җиһазландырылуны: керү төркемнәренең пандуслар белән җиһазландырылуын; инвалидларның автотранспорт чаралары өчен бүлеп бирелгән стоянкалар булуын; җайлаштырылган лифтлар, поручнялар, киңәйтелгән ишек уемнары булуны; алмаштырыла торган кресло-коляскалар булуны; махсус җиһазландырылган санитар-гигиена бүлмәләре булуны һәм аларның һәркем өчен ачык булуын бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International