19 апрельдә РКДҮдә Милли донор көне узачак

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрельдә РКДҮ кан җибәрү бүлегендә мохтаҗларга ярдәм итәр өчен үз канын тапшырырга теләүчеләрне көтәләр. Барлык донорларны күңелле сюрпризлар көтә.

18 яшьтән өлкәнрәк Казан һәм Татарстан халкы (даими теркәлгән) донор була ала. Биоматериалны алу 8.00 сәгатьтән башлап 12.00 сәгатькә кадәр РКДҮнең Б блогында булачак. Үзең белән паспорт алырга кирәк. Процедурага кадәр анкета тутыру узарга кирәк булачак, анда доброволец нинди авырулар кичергәнен, производствода зарарлы шартлар белән эшлиме икәнлеген, кайчан һәм нинди операцияләр кичергәнен һәм нинди вакциналар эшләнүне һ. б. күрсәтергә тиеш булачак.

Беренче тапкыр донор булучыларга табиблар билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә киңәш итәләр. Кан тапшырганчы 48 сәгать эчендә спиртлы эчемлекләр эчәргә ярамый. Тапшыру алдыннан майлы, кыздырылган, әче һәм каклаган ризыклардан баш тартырга кирәк. Шоколадтан, какаодан, чикләвектән һәм хөрмәдән чикләнеп торырга. Донация көнендә бүлектә җиңел иртәнге аш (баллы чәй һәм печенье) тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International