Казанда «Тормыш бәйрәме!» донор акциясе узды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Милли донор көне алдыннан Республика кан үзәгендә «Тормыш бәйрәме!» донор акциясе узды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентларының актив катнашында узды.

Җаваплы донор булырга никадәр әһәмиятле булуын сөйләр һәм күрсәтер өчен кадрлар донорлыгын, кан тапшыруга җаваплы һәм даими якын килүне пропагандалаучы «Волонтерлар медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтеннән килгән яшьләр акцияне үткәрүдә ярдәм иттеләр. Регистратурадан башлап донация процедурасына кадәр студентлар арасыннан донорлар донорлык турында иң кирәкле белемнәрне ачыклау өчен мини-квест уздылар һәм бүләкләр, мәгълүмати буклетлар, брошюралар алдылар.

Акциядә барлыгы 180нән артык кеше катнашты, аларның 157се донор була алды, кан банкы 70 л. 650 млга тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International