Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе табиблары Татарстанда беренче тапкыр лапароскопик уң як гемигепатэктомияне – яңа шеш барлыкка килү белән бәйле рәвештә бавырның уң як өлешен алдыруны үтәделәр.
Операция 30 яшьлек хатын-кызга үткәрделәр. Пациенткада яңа шеш диспансерлаштыру барышында тикшерү үткән вакытта ачыкланган. Шеш бавырның 60% зарарлаган, шуңа күрә табиблар тормыш өчен мөһим органны саклап калу максатларында ашыгыч рәвештә алдыру турында карар кабул иттеләр!
Операция 4 сәгать дәвамында уздырылды һәм 2нче номерлы хирургия бүлегенең табиб хирурглары, табиб анестезиологлар-реаниматологлар һәм операцион шәфкать туташлары командасы тарафыннан башкарылды.
Элек мондый операцияләр ачык юл белән генә башкарыла иде. Яңа ысулның өстенлекләре шунда – ул пациентлар өчен аз травматизмлы, пациентлар тизрәк торгызылалар һәм көндәлек тормышка кире кайталар.