РКХдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика Фельдшерлар советының киңәйтелгән утырышы узды

2019 елның 19 апреле, җомга

2019 елның 18 апрелендә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе»  Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе җирлегендә (Алга таба «ТР ССМ РКХ» ДАССУ) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика Фельдшерлар советының (алга таба ТР ССМ РФС) киңәйтелгән утырышы булды, анда оештыру-методик кабинетларның өлкән фельдшерлары – республиканың 43 районыннан район Фельдшерлар советлары рәисләре катнаштылар.

ТР ССМ РФС рәисе Идельбаева Ф.М. тарафыннан 2018 ел эчендә республиканың фельдшер-акушерлык пунктлары һәм район Фельдшерлар советлары эшенә җентекле анализ тәкъдим ителде. 2019 елның 1 гыйнварына республикада 1745 фельдшер-акушерлык пункты эшли, алар халык саны 599 мең 627 кеше булган 2721 торак пунктына табибка кадәрге медицина, профилактика, санитар-эпидемиологик һәм паллиатив ярдәм күрсәтәләр. Фельдшер-акушерлык пунктларында 1886 медицина хезмәткәре эшли, шул исәптән фельдшерлар – 1443, акушеркалар – 134, шәфкать туташлары – 309.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International