Бүген Балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә «Казан педиатрия мәктәбе: неонатологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Россия белем бирү конференциясе узды.
Конференциянең максаты – неонатология, педиатрия, балалар кардиологиясе, анестезиология һәм реаниматология өлкәсендә белгечләр тәҗрибәсен алмашу, авыруларны дәвалауның модернизациясе һәм сыйфатын күтәрү.