Түбән Кама шәһәрендә вакыйга факты буенча мәгълүмат

2019 елның 20 апреле, шимбә

2019 елның 20 апрелендә сәгать 7: 00гә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:

Түбән Кама шәһәрендә янгын вакытында зыян күргән 17 кеше исән. 19 апрельдә 2 кеше РКХнә санитар авиация линиясе буенча Россия ГТХМ авиазвеносы, медицина модуле урнаштырылган Ми-8 вертолеты белән күчерелде. Бүген тагын ике пациентны җир өсте транспорты белән күчерү планлаштырыла.

Калган пациентларның хәлен Яр Чаллы һәм Түбән Кама табиблары күзәтеп торалар. Зыян күргәннәргә медицина ярдәме күрсәтү ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыковның турыдан-туры контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International