Түбән Кама шәһәрендә вакыйга факты буенча 10: 45 сәг. торышы турында мәгълүмат

2019 елның 21 апреле, якшәмбе

2019 елның 21 апрелендә 10: 45 сәг. торышы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:

Түбән Кама шәһәрендә янгын вакытында 17 зыян күргән  кеше исән.

6 пациент авыр хәлдә РКХнең реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә яталар. Яр Чаллы шәһ.АМЯХдә өч зыян күргән ята: ике кеше авыр хәлдә, бер пациент бик авыр хәлдә кала.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә өч кеше авыр хәлдә, ике зыян күргән кешенең хәле уртача дәрәҗә буларак бәяләнә.

Авыр дәрәҗәдәге өч зыян күргән кеше җир өсте транспорты белән Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән Уфа шеһеренә Башкортстан Республикасы РҺМҮнең бригадалары белән китерелде һәм  Уфа шеһ.18-нче номерлы хастаханәнең пешү узегенә урнаштырылды. Транспортлау хәлләре начарланмыйча узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International