2019 елның 22 апрелендә 9: 40 сәг. торышы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:
Түбән Кама шәһәрендә янгын вакытында зыян күргән 5 кеше кала, аларның хәле уртача авырлыктагы, уңай динамика белән бәяләнә. Бүген аларга Республика клиник хастаханәсенең белгече табибы-комбустиологы оча. Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә бер пациент уртача авыр хәлдә, бер пациент бик авыр хәлдә, берсе – авыр хәлдә.
РКХдә 2 кеше бик авыр хәлдә, 2 пациент авыр хәлдә, икесенең хәле уртача дип бәяләнә. Бүген Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән тагын бер пациентны РКХнә транспортлау планлаштырыла. хәзерге вакытта РКХ карамагындагы ике Башкортстан Республикасының кешесе якын арада Уфа шәһәренә күчереләчәк.