Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7446 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1239 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 989 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 31 тапкыр. Бу ЮТҺдә 27 кеше зыян күрде, 18 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 33 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 57 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5762 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 41, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 166.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 48гә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 4кә, бала табулар буенча – 5кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 6га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 14кә кимеде. Мөрәҗәгатьләр саны янгыннар буенча – 19га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 60ка кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.