Экологик-биологик үзәкнең тәрбияләнүчеләре Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең эше белән таныштылар. Экскурсиягә килгән өлкән сыйныф укучылары атна саен медицина югары уку йортларына һәм көллиятләргә керү өчен махсус әзерлек узалар.
Укучылар өчен экскурсияне 26еллык стажы булган фельдшер Сергей Макаров үткәрде. Ул Ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләренең эш нечкәлекләре турында гына сөйләп калмыйча, шәхси тәҗрибә белән дә уртаклашты.