Казанда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча флешмоб узачак

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә Кабан күленең яры буенда халыкның сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлеген арттыру буенча флешмоб узачак.

Чараның программасында: сәламәт яшәү рәвешенең төп принциплары буенча белем бирү программасы, ДФК элементлары белән биюләр, скандинавия йөреше буенча мастер-класс һәм артериаль кан басымы һәм холестерин дәрәҗәсен үлчәү. Флешмобны «Озын гомер адымнары» сәламәтлек дистанциясен узу тәмамлый.

Оештыручылар – Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе, КДМУ «Неврология һәм реабилитация» һәм «Госпиталь терапиясе» кафедралары, «Зәнгәр Тасма» фонды.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Кабан күленең яры буе.

Чара 24 апрельдә 11:30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International