Түбән Кама шәһәрендәге вакыйга факты буенча 10: 15 сәгатькә мәгълүмат

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

2019 елның 23 апрелендә 10: 15 сәгатькә халәт буенча ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:

Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең бик авыр хәлдә булган бер зыян күргән кеше реанимациядә вафат булды.

Түбән Кама ҮРХдә 5 кеше бар, аларның хәлләрен табиблар уңай динамика белән уртача дәрәҗәдәге авырлыкта дип бәялиләр.

22 апрельдә кич белән Яр Чаллы шәһщренең АМЯХнән бер зыян күргән кеше РКХнә транспортланды. Хәзерге вакытта РКХнең реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә өч зыян күргән кеше ята, аларның хәле бик авыр. Аларга бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, аларга А. В. Вишневский исемендәге Хирургия институтының пешү үзәге белән көндәлек телеконсультацияләр уздырыла. 4 пациент пешү хирургиясе бүлегенең интенсив терапия палаталарында ята, аларның торышы тотрыклы.

Башкортстан Республикасында яшәүче ике пациентның торышын РКХ табиблары стабильләштерде. Аларны бүген Уфа шәһәренә алга таба дәвалануга күчерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International