Кан үзәгендә «Игелек диңгезе!» донор акциясе узды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Кан үзәгендә Казан федераль университеты студентларының актив катнашуы белән «Игелек диңгезе!» акциясе узды. Хәзерге вакытта яшәү ритмы бик тиз, көндәлек тормыш артында күпләр ярдәм кирәк булган кешеләр турында уйламыйлар да. Тик донорлар гына түгел! Көн саен аларның каны кеше гомерен коткарырга булыша! 450 мл кан авыручыларны дәвалауда роль уйнамаячак дип ялгыш уйларга кирәкми. Шуны аңларга кирәк: нәкъ менә шушы миллилитрлардан «игелек диңгезе» барлыкка килә, димәк, зур булмаган керткән өлеш реаль һәм бик әһәмиятле ярдәмгә әйләнә. Акциядә 149 кеше катнашты, кан банкы 67 литрга тулыланды. Яшьләр донор акцияләрен яхшы традициягә кертергә теләк белдерделәр!

Донорларга рәхмәт!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International