Чистай Выселкасы саласында «#СалагаИгелек» акциясе узды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

«#СалагаИгелек» проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды һәм фельдшер-акушерлык пунктларының (ФАП) торышын яхшыртуга, шулай ук медицина белеме алу һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.

20 апрельдә «#СалагаИгелек» Бөтенроссия акциясе кысаларында Чистай медицина училищесының волонтер-медиклары Чистай Выселкасында булдылар. Бер көн эчендә волонтерлар Чистай Выселкасы ФАПында берничә акция уздырдылар. Артериаль кан басымын, буйны һәм авырлыкны үлчәү пункты оештырылды. Авыл халкы алдан хәбәр ителгән иде һәм чират көтәргә кирәк булмасын өчен аларны төрле вакытка чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International