24 апрельдә Кабан күленең яры буенда халыкның сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлеген арттыру буенча флешмоб узды. Флешмоб инде өченче ел рәттән үткәрелә. Чараның программасына кертелде: сәламәт яшәү рәвешенең төп принциплары буенча белем бирү программасы, ДФК элементлары белән биюләр, скандинавия йөреше буенча мастер-класс һәм артериаль кан басымы һәм холестерин дәрәҗәсен үлчәү. Флешмобны «Озын гомер адымнары» сәламәтлек дистанциясен узу тәмамлады. Оештыручылар – Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе, КДМУ «Неврология һәм реабилитация» һәм «Госпиталь терапиясе» кафедралары, «Зәнгәр Тасма» фонды.