European Society for Paediatric Urology (ESPU) форумы ел саен бөтен дөнья белгечләрен җыя һәм балалар урологлары-андрологлары өчен елның иң мөһим дөньяви вакыйгаларының берсе булып тора. Татарстан делегациясенә Балалар Республика клиник хастаханәсенең белгечләре: профессор Наил Әкрәмов, м. ф. к. Айдар Закиров һәм м. ф. к. Рәшит Байбиков керделәр. Конгресста яңгыраган докладларны сайлап алу критерийлары бик югары. Асылда, форум эшендә белгеч катнашуы – ул башкарылган эшнең сыйфатын тану.