Сулыш юлларына кагылышлы медицинада проблемалар һәм чишелешләр турында Казанда фикер алышачаклар

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрельдә Казанда «Сулыш юлларына кагылышлы медицинада проблемалар һәм чишелешләр» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе федераль катнашу белән узачак.

Конференция кунаклары алдында Россия Сулыш юллары җәмгыятенең президенты, Мәскәү шәһ.Сәламәтлек саклау департаментының баш пульмонологы Андрей Белевский, туберкулезның Үзәк фәнни тикшеренү үзәгенең дифференциаль диагностика бүлеге җитәкчесе Евгений Шмелев, туберкулезның Үзәк фәнни тикшеренү үзәгенең тикшеренүләрнең эндоскопик алымнары бүлеге мөдире Илья Сивокозов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы Александр Визель һәм башка белгечләр чыгыш ясаячак.

Чараны оештыручылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Сулыш юллары җәмгыяте һәм КДМУ.

 

Үткәрү урыны: Корстон, Н.Ершов ур., 1А йорты.

Чара 27 апрельдә 9:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International