Ел саен апрель аенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итүгә хәзерлек башлана. «Казан медицина көллияте» ДАҺББУ стеналарында шагыйрьнең тууына 133 ел тулуга багышланган музыкаль-әдәби бәйрәм узды.
Чарада студентлар, чакырылган кунаклар катнаштылар, алар арасында Татарстан Республикасының атказанган артисты һәм Г. Камал ис.Татар дәүләт академия театры актеры Олег Фазылҗанов, ТР халык артисты һәм музыка факультеты кафедрасы доценты Мингол Галеев, халык язучысы, Муса Җәлил ис. һәм Габдулла Тукай ис. Республика премияләре лауреаты, Фатих Хөсни исемендәге премия лауреаты Ркаил Зәйдуллин, Бәллүр каләм иясе, Россия һәм халыкара конкурслар лауреаты, композитор Рафинат Сәлахов булдылар.