Лениногорск ҮРХнең белгечләре-эпидемиологлары ВИЧ-йогышын кисәтү буенча профилактик чаралар кысаларында Лениногорск нефть техникумы, политехник һәм музыка-сәнгать педагогика көллияте укучылары өчен видео-лекторий үткәрделәр. Медиклар яшьләргә ВИЧ-йогышы проблемасының актуальлеге, кеше иммунодефициты вирусын тапшыру юллары, авыруның үсеш механизмы, авыру куркынычы белән бәйле хәлләр һәм ВИЧка даими тест үтү кирәклеге турында сөйләделәр.
Хәзерге вакытта ВИЧ-йогышын профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы – тапшыру юлларын өзү, димәк, йогыш таралуга йогынты ясау һәр кешенең көченнән килә. Видео-лекторийлар барышында уку видеофильмнары күрсәтелә, тыңлаучыларны анкеталау, агарту әдәбиятын тарату, шулай ук ВИЧка экспресс-тестлау үткәрелә.