«Медицина хезмәтләре экспортын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика клиник хастаханәсенә Әфганстан делегациясе килеп китте. Кунакларны РКХнең баш табибы Рафаэль Шавалиев каршы алды. Делегатлар кабул итү-диагностика бүлегендә, кардиореанимация бүлегендә, инсульт үзәгендә, ситуацион телемедицина үзәгендә булдылар. Очрашу Мөселманнарның хәйрия патриотик фонды белән берлектә оештырылды. Визит барышында кунаклар клиниканың мөмкинлекләре белән таныштылар һәм киләчәк хезмәттәшлекнең потенциаль юнәлешләрен билгеләделәр.