КДМУның проф. В.С. Груздев ис. акушерлык һәм гинекология кафедрасының Аккредитация-симуляция үзәге (АСҮ) җирлегендә Казан шәһ. дәвалау-профилактика учреждениеләренең табиблары өчен акушерлык һәм гинекология буенча чираттагы цикл узды. «Клиник акушерлыкның сайланган мәсьәләләре. Симуляцион технологияләрне куллану белән практик курс» курсының тыңлаучылары булып РКХнең Перинаталь үзәге табиблары, Медицина университеты клиникасы каршындагы бала тудыру йортларының, 7нче номерлы ШКХ һәм 16нчы номерлы ШКХ табиблары тордылар.
Уку вакытында дипломлы белгечләр оператив акушерлыкның заманча методикалары турында белемнәрен камилләштерделәр, клиник рекомендацияләрнең (беркетмәләрнең) үзенчәлекләре турында фикер алыштылар, гамәли күнекмәләр эшләделәр, классик акушерлыкның традицион нигезләрен искә төшерделәр, карында тере бала булганда оператив җиңсә бала тудыруы вакытында манипуляцияләр үткәрүдә үз көчләрен сынап карадылар.