«Бала тудыру вакытында акушерка хатын-кызга апасы да, әнисе дә булырга тиеш…»

2019 елның 5 мае, якшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе акушеркасы Юлия Арнышева бу һөнәрне ни өчен сайлавы һәм нәрсә аңа киеренке эшне башкарырга ярдәм итүе турында сөйләде. Нәфис кызның бала тудыру бүлегендә эшләү тәҗрибәсе зур.

– Үз һөнәрегездә нәрсәне сез барыннан да күбрәк бәялисез һәм сез аны дөрес сайлавыгызга һәрвакыт 100%ка ышанасызмы?

– Мөгаен, барлык медикларның да вакыт-вакыт бөтенләй барсын да ташлап китү теләге килеп чыгадыр. Әмма мин андый уйлардан тиз басыла торган кеше. Өстәвенә, бала тудыру йортында һәм бала тудыру блогында эшләү – бу тормыш бүләк итү дигән сүз. Бу шундый үзенчәлекле һөнәр. Минем уйлавымча, монда бу эшне яратучы һәм кешеләрне яратучы лаеклы кешеләр генә эшләргә тиеш.

 – Юлия, үзегезнең әни булуыгыз белән эшкә мөнәсәбәтегез үзгәрдеме?

– Бала тапкач, минем бала тудыруга мөнәсәбәт бик нык үзгәрде. Чөнки элек мин хатын-кызга нәрсә дә булса киңәш иткәндә, мин моны теоретик яктан гына белә идем. Ә хәзер мин үземне бала табучылар урынына автомат рәвештә куям.  Беләм, ни өчен генә түгел, ә ничек монда яки анда авырта яки тарта икәнлеген, чөнки минем дә шулай булды. Әмма минем янәшәмдә хезмәттәшләрем бар иде, ә аның янында – чит кешеләр, таныш булмаган кешеләр. Шуңа күрә бала тудыручы хатын-кыз җылылык һәм ярдәм тойсын өчен барысын да эшләргә тырышам.

–  Бәйрәм алдыннан хезмәттәшләргә нинди теләкләр?

– Әлбәттә, сәламәтлек, гаилә бәхете, зур сабырлык, нык нервалар, эчке тынычлык һәм тигезлек телим. Моңа коллектив эчендәге безнең мөнәсәбәтләр генә түгел, пациентларыбызның тынычлыгы да бәйле. Ә хатын-кыз тыныч булганда барысы да һичшиксез әйбәт булачак. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International