Чистай ҮРХдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча лекцияләр узды

2019 елның 4 мае, шимбә

Ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Чистай ҮРХдә сәламәтлек саклау оешмаларында хезмәт куркынычсызлыгы системасына багышланган лекцияләр узды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда Халыкара хезмәт оешмасы (ХХО) оешуның йөз еллык юбилее билгеләп үтелә.

Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча белгеч Ләйсән Насыйрова Чистай ҮРХ хезмәткәрләренә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы системасының төп юнәлешләре турында сөйләде. Презентация кысаларында ул сәламәтлек саклау учреждениеләрендә иң мөһим элемент булып хезмәткәр торган хезмәтне саклау системасының төп аспектларын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International