5 майда Халыкара акушерка көне билгеләп үтелә. Яңа туган баланың сәламәтлеге һәм яңа гына булган әнинең хәле нәкъ менә шушы кешеләрнең эшчәнлегеннән тора.
Бәйрәмнең идеясен 1987 елда Нидерландта конференциядә Халыкара акушеркалар ассоциациясе тәкъдим итте. Бу көн рәсми бәйрәм статусын 1992 елда гына алды. Бүген ул 50дән артык илдә, шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – халыкка акушеркалар эшенең мөһимлеге турында хәбәр итү.
Акушеркалар хатын-кызларны бала табуларга психологик һәм физик яктан хәзерләү, шулай ук алга таба аларны озата бару өчен җавап бирәләр. Алар табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтә, туганнан башлап 1 яшькә кадәр балаларны тәрбияли, гади дәвалау процедураларын башкара алалар. Бу белгечләр алыштыргысыз хезмәткәрләр булып торалар, кирәк булганда алар палата шәфкать туташы эшен үтәргә мөмкиннәр. Белгечләр педиатрияне, фармацияне һәм фармакологияне яхшы беләләр, физик көч һәм чыдамлылык белән аерылып торалар, чөнки алар йөкле хатын-кызларга ярдәм итәләр, яңа туган балаларны күчерәләр, күп вакытны аякларда үткәрәләр.
Акушеркалар хезмәте алыштыргысыз һәм кирәкле: алар медицина манипуляцияләрен үткәрүдә генә түгел, ә хатын-кызларны бала табуга хәзерләүдә дә, сабыйга дөньяга килергә ярдәм итүдә дә, аны гомеренең беренче минутларыннан башлап карауда да табибларның беренче ярдәмчеләре булып торалар.