Әлмәт районында «Салага изгелек» акциясе узды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

«Салага изгелек» проекты кысаларында Әлмәт волонтерлары-медиклары фельдшер-акушерлык пунктлары территорияләрен җыештыруда ярдәм иттеләр. Проект Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ФАПларның торышын яхшырту, кешеләрнең сезонлы авырулар һәм аларга медицина хезмәтләре күрсәтү турында хәбәрдарлыгын арттыру максаты белән оештырылды.

«Салага изгелек» акциясе ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе ярдәме белән узды. Югары Мактама ФАПында волонтерлар-медиклар тышкы һәм эчке якларда тәртип урнаштырдылар. Медицина пункты хезмәткәрләре белән бергә «Язгы чорда талпан тешләүдән үзеңне ничек саклап калырга» темасына халык белән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Бу Проект икенче ел гамәлгә ашырыла һәм 2019 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында Әлмәт муниципаль районы авылларында шимбә өмәләре, төрле яшьтәге кешеләр өчен пациент мәктәпләре, төрле темаларга, шул исәптән өлкән халыкны диспансерлаштыруның беренчел әһәмияте турында, белем бирү лекторияләре үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International