Минзәләдә Татарстан медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының район этабы узды. Ярышларга Актаныш, Мөслим, Сарман, Ютазы, Минзәлә районнары командалары җыелдылар. Командалар спортның алты төрендә ярыштылар: бадминтон, теннис, җиңел атлетика, шахмат, волейбол һәм аркан тарту.
Оештыру комитеты эшендә Минзәлә ҮРХ администрациясе һәм Минзәлә районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге катнаштылар. Спорт уеннары судьялыгын дөрес оештыру нәтиҗәсендә, ярышларның һәр төрен бәяләү профессиональ дәрәҗәдә башкарылды.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча I урынны Сарман районы командасы яулады, II урынны Минзәлә һәм Актаныш районы командалары бүлеште, III урынны Мөслим районы командасы, IV урынны Ютазы районы командасы алды. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, кубоклар һәм акчалата премияләр тапшырылды.