Республика СПИД үзәге Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе белән берлектә ВИЧка түләүсез тест үткәрүне оештыру белән «Хезмәт көне» профилактик акциясен үткәрде. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясендә ГТО нормаларын тапшыру белән «Яшел фитнес» спорт мәйданчыклары, һөнәрләрне, юл хәрәкәте кагыйдәләре үзләштерү буенча балалар интерактив мәйданчыклары, спорт ярышлары эше оештырылды.
Моннан тыш, ВИЧ-йогышка экспресс-тестлау белән профилактик акция «Казан марафоны – 2019» үткәрү чорында оештырылды.