Апас районында капиталь ремонттан соң ФАП ачылды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Апас районының Иске Юмралы авылында капиталь ремонттан соң фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП авыл клубы белән бер бинада урнашкан. Капиталь ремонт «Социаль-мәдәни объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау» республика программасы буенча узды. Бу хакта Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин сәламләү сүзендә сөйләде.

ФАП барлык заманча таләпләргә дә җавап бирә, медицина мебеле һәм җиһазлары белән җиһазландырылган, процедура, фельдшер һәм акушерлык кабинетлары, авырулар өчен көтү урыны, санитария һәм хуҗалык бүлмәләре бар. Ул 365 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International